Алабугада чүп-чарны аерым җыю өчен 16 челтәр-контейнер урнаштырылган
Хәзерге вакытта шәһәрдә икенчел чимал җыю өчен 75 челтәр-контейнер урнаштырылган.
Шәһәрдә чүп-чарны аерым җыюны оештыру буенча эшләр дәвам итә. Тулырак мәгълүматны Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәрнең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин бирде:
— Хәзерге вакытта күпфатирлы йортлар территориясендә, җәмәгать урыннарында, паркларда һәм скверларда икенчел чимал, шул исәптән пластик шешәләр җыю өчен 75 челтәр-контейнер урнаштырылган. Бу атнада без 14 күпфатирлы йорт территориясендә — 16, Меңьеллык мәйданында — 2 челтәрле чүп савытлары урнаштырдык.
Андрей Александрович әйтүенчә, ел ахырына кадәр тагын 15 контейнер урнаштыру планлаштырылган. Бу савытлардан чүпне төбәк операторы график буенча чыгара. Сентябрьдә чүпне атна саен сишәмбе көнне, октябрьдә пәнҗешәмбе көнне чыгарачаклар.
Кайбер кешеләр эшнең килеп чыгуына шик белдерә, чөнки икенчел чималны шул ук машиналарга, сортлаштырылмаган чүп-чар белән бергә салырлар, дип уйлыйлар.
— Күпфатирлы йортлар территориясеннән һәм шәһәр буенча гадәти чүп-чарны да, пластик шешәләрне да шул ук машиналар чыгара. Әмма билгеле бер көннәрдә ул нәкъ менә икенчел чималны ала, ул базага алып кителә, анда сортларга аерыла һәм утильләштерелә.
Яшәүчеләрнең тагын бер шикаяте — йортлар янында чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар югала башлау белән бәйле иде.
— Бу чыннан да шулай. Челтәр-контейнерларның бер өлеше Менделеевск шәһәреннән шәхси эшмәкәр тарафыннан урнаштырылган иде. Чүпне сортларга аермау һәм чыгармау сәбәпле, алар алып куелды. Төбәк операторы һәм башкарма комитет арасындагы килешү буенча, бу челтәрләр алыштырылачак.
Ел ахырына Алабугада чүп-чарны аерым җыю өчен 90 челтәр-контейнер булачак. Мәгълүмат өчен, пластик шешә табигатьтә 400 ел чамасы таркала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев