Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Чыршы» операциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Алабуга урманчылыгы искә төшерә: чыршы, нарат һәм башка ылыслы агачларны законсыз кискән өчен штраф кына түгел, җинаять җаваплылыгы да яный.

Татарстан Республикасында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чара үткәрелә. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау өчен урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән патрульлек оештырылган. «Чыршы» операциясе 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Алабуга урманчылыгы искәрткәнчә, законсыз кисү, шулай ук урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф белән яный.

Моннан тыш, законсыз агачны кискән кеше китерелгән зыянны капларга тиеш була. Әгәр ул 5 мең сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итсә, законнарда Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев