Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада депутатлар 2025 елга бюджетны раслады

Шәһәр һәм район сессияләрендә Алабуга һәм Алабуга районының 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына бюджет проектларын Алабуга муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова тәкъдим итте.

Җитәкче үз чыгышында район бюджетын дефицитсыз кабул итәргә тәкъдим итте. Аның керем өлешенең гомуми суммасы (чыгым өлеше кебек үк) 2025 елга 3 миллиард 496 миллион 84 мең сум күләмендә каралган, 2024 ел планына карата үсеш 113 процент тәшкил итә.

Район бюджетының керем өлеше үз керемнәреннән һәм кире кайтарылмый торган керемнәрдән тора, дип аңлатты финпалата рәисе. Чыгымнар структурасы буенча иң зур өлеш — 90 процент социаль өлкә бүлекләренә туры килә. Алар арасында мәгариф һәм яшьләр сәясәте (76 процент — 2 647,4 миллион сум), физкультура һәм спорт (8 процент — 281,4 миллион сум), мәдәният (6 процент — 222,5 миллион сум), башка бүлекләр — 4 проценттан кимрәк.

«Илкүләм икътисад» бүлеге буенча 2025 елга чыгымнарның фаразланган күләме 50,5 миллион сум тәшкил итәчәк. Алар 38,9 миллион сум күләмендә муниципаль юл фонды чараларын гамәлгә ашыруны, район чикләрендә муниципальара маршрутлар буенча пассажирлар йөртүне оештыруны — 9,4 миллион сум һәм башка маддәләрне үз эченә ала.

«Торак-коммуналь хуҗалык» юнәлеше буенча 2025 елга чыгымнар 39 миллион сум булыр дип фаразлана. Шул исәптән торак фондын капиталь ремонтлауны финанслау карала (32,1 миллион сум).

Шәһәр бюджетына килгәндә, керем өлешенең гомуми суммасы 2025 елга 869,8 миллион сум күләмендә каралган, 2024 ел планына карата үсеш 146 процент тәшкил итә. Ул 100 процентка җирлек керемнәреннән тора, дип билгеләп үтте Эльмира Садыйкова.

Алабуга шәһәре бюджеты чыгымнары структурасы үз эченә алты бүлекне ала:

 гомумдәүләт мәсьәләләре 772,8 мең сум күләмендә яисә чыгымнарның гомуми суммасыннан 1 проценттан кимрәк;

 илкүләм икътисад — 29,1 миллион сум, ягъни 3 процент;

— торак-коммуналь хуҗалык — 101,5 миллион сум, ягъни 12 процент;

— мәдәният һәм кинематография — 216,3 миллион сум, ягъни 25 процент;

— физик культура һәм спорт — 274,4 миллион сум, ягъни 31 процент;

— бюджетара трансфертлар — 247,7 миллион сум, ягъни 28 процент.

«Юл хуҗалыгы» бүлекчәсе («Илкүләм икътисад» бүлеге) буенча юлларны һәм күперләрне карап тоту һәм ремонтлау, шулай ук светофор объектларын һәм юл билгеләрен карап тоту чыгымнары исәпкә алына. Монда чыгымнар күләме 27,6 миллион сум тәшкил итәчәк.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге буенча 2025 елга чыгымнарның фаразланган күләме 101,5 миллион сум, ягъни чыгымнарның гомуми күләменең 12 процентын тәшкил итәчәк. Биредә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга, корылмаларны яңадан бәяләүгә һәм төгәлләнмәгән төзелеш регистрын алып баруга 330 мең сум; шәһәрне төзекләндерүгә 69,1 миллион сум күләмендә чыгымнар исәпкә алынган.

«Төзекләндерү» бүлекчәсенә электр энергиясе һәм урамнарны яктырту объектларына техник хезмәт күрсәтү, яшелләндерү, паркларны, скверларны карап тоту һәм тышкы төзекләндерү объектлары буенча башка чаралар, шулай ук җирләү урыннарын карап тоту буенча муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруны үз эченә алган чыгымнар кертелгән.

Сессияләр барышында депутатлар ике бюджетны да расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев