Алабугада Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе үтте
Аны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре әзерләде.

21 октябрьдә Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат иткән, утыз ел гомерен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә (элеккеге мәдәният-агарту училищесы) укытуга багышлаган, үзеннән соң бай иҗади мирас калдырган күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге матур чара А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында оештырылды. Аны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре әзерләде. Бу хакта китапханәнең социаль челтәрләрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга жирле оешма житәкчесе Рәмилә Әхмәтова, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары, Дибәҗә Каюмованың кызы Алсу Латыйпова һәм туганнары катнашты. Китапны тәкъдир итү кичәсе мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының чыгышы һәм чулманлыларның истәлекләре белән бергә үрелеп барды.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары Людмила Гатауллина, Резеда Кашапованың җырлары кичәнең затлы бизәге булды.
Кичә азагында Алсу Латыйпова «Былбыллы бакча» китабын килгән кунакларга бүләк итте.

Фото: А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев