Алабугада диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүләре үткәрү туктатылып тора
Бу хакта район үзәк хастаханәсендә хәбәр иттеләр.
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында Алабуга сырхауханәсендә вакытлыча медицина тикшерүләре һәм халыкны диспансерлаштыру туктатылды.
COVID-19 кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру дәвам итә.
ГАУЗ «ЕЦРБ» поликлиникасының регистратура телефоны
• 4-41-02
• 4-41-03
• 4-41-04
• 4-41-05
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев