Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Добрая Галактика» проекты талантлар үстерә

Продюсерлык мәктәбе берничә ел дәвамында сәламәтлеге чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан оештырылган «Планета добра» үзәге 2018 елда ачылган. Хәзер бу автоном коммерцияле булмаган оешма берьюлы ике шәһәрдә — Алабуга һәм Яр Чаллыда эшли.

Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга төрле яклап ярдәм итү өчен булдырылган. Оештыручылар чараларда, концертларда, гаилә бәйрәмнәрендә, иҗади мастер-классларда, музыкаль-әдәби кичәләрдә катнашып, балаларны физик тернәкләндерү дәресләре үткәрә һәм социализацияләшергә булыша.

2021 елда «Добрая Галактика» хәйрия проекты эшләнгән, ул сәламәтлеге чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. «Планета добра» директоры Юлия Ищук сүзләренчә, бу үзенчәлекле талантлар фабрикасы педагоглар белән шөгыльләнүне үз эченә ала, аларда һәр баланың омтылышлары билгеләнә һәм талантлары үстерелә. Балалар сәхнә номерлары әзерлиләр һәм профессиональ сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнәләр. Ә дәресләрнең еллык циклы азагында зур концертлар уздырыла, анда йөзләгән тамашачы җыела.

— Укучылар, укытучыларыбыз һәм тьюторларыбыз белән бергә, республика, бөтенроссия, халыкара фестиваль һәм конкурсларга баралар. Өч ел эчендә йөзгә якын яшь артист вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча 4500 сәгатьтән артык дәресләр узды. Безнең «Добрая Галактика» проекты 2021 елда Президент Мәдәни инициативалар фонды, ә 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе гранты белән хупланды. Һәм 2024 елның 1 декабреннән ул яңадан Рәис гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла, — дип сөйли Юлия Ищук.

Ул билгеләп үткәнчә, элек инвалид балалар арасында талантларны ачыклау һәм аларны үстерү белән аерым энтузиастлар гына шөгыльләнгән. «Добрая Галактика» хәлне тамырдан үзгәртә. Ул баланы иҗат аша социальләштерергә генә түгел, ә киләчәктә үз юлын табарга да ярдәм итәргә мөмкин.

Мәсәлән, 2024 елда «Добрая Галактика» укучылары Казан шәһәрендә «Добрая Волна» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленең төбәк сайлап алу турында катнашты. Тәкъдим ителгән биш номерның икесе «Хореография» һәм «Вокал» номинацияләрендә призлы урыннар алган.

— Сүз уңаеннан, бу безнең әлеге фестивальдә бердәнбер җиңүебез түгел: безнең хореография коллективы 2022 елда сайлап алу турында беренче урынны һәм 2023 елда финалда беренче урынны яулады, — ди Юлия Ищук.

Гомумән алганда, өч ел эчендә «Добрая Галактика» программасында катнашучылар «Добрая Волна», New Open, «Балачак», «Салават күпере» һәм башка бик күп халыкара һәм милли конкурсларда лауреатлар, призерлар, гран-при ияләре булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев