Алабугада эчкечелектән азат итү буенча бушлай курс башлана
Спикер булып Әлмәттән Владимир Фәхриев чыгыш ясый.
Спас соборы каршындагы «Трезвение» җәмгыяте Алабугада алкоголь, никотин һәм башка төр наркотик бәйлелекләрдән азат итү буенча махсус курс оештыра.
Беренче дәрес 9 мартта 18:00 сәгатьтә «Барс» яшьләр үзәгендә узачак. Катнашу 16 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр өчен бушлай. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, лекцияләр бөтен гаилә өчен кызыклы һәм файдалы булачак.
Спикер булып Әлмәттән Владимир Фәхриев чыгыш ясый.
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев