Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада экопарк барлыкка киләчәк

Проект «Алабуга» МИЗ финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча быел Шишкин буалары территориясендә заманча эко-парк төзү буенча проект эшләре башланды.
Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Юлия Старогородцева сөйләвенчә, проект Спас соборы янындагы төзекләндерелгән территориядән алып Олы Покров урамына кадәр зонаны үз эченә алачак.

Нинди эшләр планлаштырылган?

  • яңгыр һәм инеш суларын җыю өчен яңа буалар торгызу һәм булдыру,
  • җәяүлеләр юллары һәм велосипед юллары булган зоналар,
  • күперләр һәм ял итү урыннары.

Эшләр берничә ел дәвамында этаплап башкарылачак. Быел ук мелиорация чаралары башлана, ә төзекләндерүнең беренче этабын ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Икенче этапта Шишкин буалары территориясен яр буе белән тоташтырачаклар. Ял итү өчен бердәм уңайлы киңлек булдырып, яр буендагы җәяүлеләр зонасын озайту планлаштырыла.

Проект «Алабуга» МИЗ финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу үзгәртеп кору территориянең экологиясен яхшыртып кына калмыйча, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен аны тагын да кызыклырак итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев