Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада электр машиналары өчен махсус станцияләр барлыкка килде

Алабуга районында барлыгы ике зарядлау станциясе бар, икенчесе М-7 юлында Мортка борылган урында.

Хәзер РЭСләре торак йортлар һәм объектларны гына түгел, ә транспортны да энергия белән тәэмин итәләр. Күптән түгел Алабуга район электр челтәрләре бинасы янында Чапаев урамында электр машиналары өчен зарядлау станциясе ачылды. 

Ул бушлай һәм һәрвакыт ачык. Аның белән инде электр энергиясе белән йөри торган машина хуҗалары куллана да башлаган. Безнең районда андый машиналар — 4-5, республика буенча — 304. Ләкин прогресс урында тормый. Станция ярты сәгать эчендә машинаны тулысынча энергия белән корырга сәләтле.

 

Алабуга районында барлыгы ике зарядлау станциясе бар, икенчесе — М-7 автоюлында, Мортка борылган урында куелган. Мондый яңалык республиканың барлык районнары буенча кертелә. Татарстанда 120ләп зарядлау станциясе урнаштырылган инде. Электромобильләрне «Челтәр компаниясе» дә сатып ала башлаган, быел Алабуга район электр челтәрләре хезмәткәрләренең дә үз электромобильләре пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев