Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада еллык эшкә йомгак ясадылар

Шәһәр Мәдәният сараенда Алабуга муниципаль район Советының 9нчы отчет сессиясе булды. Көн тәртибендә бер сорау каралды — «Районның 2021 ел өчен иҗтимагый-икътисади үсеш нәтиҗәләре». 

Аның буенча район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Сессия республиканың премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, республика министрлыклары вәкилләре катнашты. 

Җыелыш башланыр алдыннан, анда катнашучылар шәһәр һәм райондагы предприятие һәм оешмаларның казанышлары күргәзмәсен карады. Аның күренешләре Мәдәният сарае каршындагы мәйданнан башланды, анда районның машина төзү предприятиеләре чыгара торган техника − «Газель» маркалы машиналар, тракторлар, экскаватор-төягечләр тәкъдим ителде. Бинаның фойесында «Алабуга» МИЗы, районның умартачылары, «Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ, Алабуга аккумуляторлар заводы, «Алабуга-политех», «Эссен-Продакшн АГ», «Алабуга Укупрпласт» ҖЧҖ үз продукцияләрен күрсәтте. 

Күргәзмәдә катнашучыларның берсе, Регина Донцова, форель үрчетә. Аның хуҗалыгы Олы Тарловка авылында урнашкан. 

− Форель үрчетәбез, балыкның туңдырылганын да, тересен дә сатабыз. Өченче ел шуның белән шөгыльләнәбез. Адлердан сатып алынган уылдыктан маймычларны сатырлык балык булганчы үстерәбез. Ирем күндерде, мин озак ризалашмадым, соңыннан үз эшебезне ачарга булдык. Сораучылар бар, − дип сөйли Регина Донцова.

Бүгенгә Алабуга районында икътисадның үсеше күзәтелә, дип белдерде район башлыгы чыгышының башында ук. Ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләре арасында безнең районныкы алдынгы 10 урынның берсен алып тора. 

2020 елда сатылган продукция һәм хезмәтләр күләме 134,7 миллиард сумлык булса, 2021 елда бу күрсәткеч 191,7 миллиард сумлык булды, үсеш 142 процент тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч буенча район республикада 5енче урынны саклап килә. 

Интеграль рейтинг нәтиҗәләренә караганда, инвестицияләр җәлеп итү буенча безнең район беренче өчлеккә керә: 2021 ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 23,9 миллиард сумлык бәяләнә. Республикага кергән инвестицияләрнең гомуми күләмендә Алабуга районының өлеше 4 процент тәшкил итә. 

Рөстәм Нуриев һәр өлкәгә аерым тукталып, андагы төп күрсәткечләрне һәм кыенлыкларны атады. 

Мисал өчен, районга яңа инвестор — «МИР» ҖЧҖ килү белән, тәүлек буена җитештерелгән сөт күләме ике тапкыр арткан. Тагын бер яңа инвесторларның берсе — «Аммоний Агротехнологияләр» ААҖ, ул биредә үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнергә ниятли. Быел ук Бехтерево һәм Костенеево авылларында җир эшкәртә башлыйлар.

Ел нәтиҗәләренә карасак, шәһәрдә һәм районда 67 мең квадрат метр юллар һәм тротуарлар салынган һәм төзекләндерелгән, шуларның 31 меңе — авыл җирлекләрендә. Быел 53 мең квадрат метрга асфальт салырга һәм төзекләндерергә планлаштырыла. 

Торак төзүгә килгәндә, хәзер районда заманча уңайлы фатирлар төзиләр. Мәсәлән, «Адымнар» яңа микрорайоны һәм 18 катлы «Синергия» күпфункцияле үзәк, шулай ук Дәүләт торак фондына керә торган ике күпфатирлы йорт.

Күпфатирлы йортларны тулысынча төзекләндерү программасы кысаларында йортларның фасадларын җылытуга аерым игътибар бирелә, бу кулланыла торган чыгымнарны киметү һәм биналарның тышкы күренешен яхшыртырга мөмкинлек бирә. 

Тимербетон баганаларны заманчаракларына алыштыру дәвам итә, электр белән тәэмин итү чыбыклары җир астына салына. 2021 елда Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектлары, Төзүчеләр һәм Мәскәү урамнары яңадан үзгәрде. Быел Габдулла Тукай, Таҗи Гыйззәт, Казан, Покров, Меңьеллык урамнарында эш дәвам итәчәк.

Үткән елда үзагымдагы һәм кудыргыч каналларны алыштыру буенча төзү-монтаж эшләренең беренче өлеше үтәлде. Бу юнәлештә дә эш дәвам итәчәк: 2022 елда андый каналлар 8 мең метр озынлыкта үзгәртеп корылачак. Рөстәм Нуриев үзенең чыгышында шәһәрнең аскы өлешен, аеруча җәен, су белән тәэмин итү мәсьәләсен чишүнең үтә дә мөһимлеген билгеләп үтте. 2025 елга кадәр шәһәр үсешен исәпкә алганда, суга булган ихтыяҗ 2 тапкырдан да артачак, һәм яңа микрорайоннарны файдалануга тапшырып булмаячак. Район башлыгы Алексей Песошинга мөрәҗәгать итте, бу кыенлыкны хәл итүдә республика дәрәҗәсендә ярдәм кирәк, анык әйткәндә, безнең шәһәрдә халыкны җитәрлек су белән тәэмин итә алырлык яңа су үткәргечен төзү мөһим. 

Алексей Песошин бу уңайдан районны хупларга вәгъдә бирде, Алабуга су каналын заманчалаштыруны район хакимиятенең МИЗ белән үзара уңышлы бәйләнешен, МИЗның шәһәр инфраструктурасын үстерүдә актив катнашуын яхшы үрнәк дип атады. 

− Шәһәрнең аскы өлешенә су бирү өчен, 800 миллион сумлап акчаны берьюлы кертү мөһимлеген аңларга кирәк. Федераль һәм республика программаларындагы бар булганны файдаланырга, һәм бу мәсьәләнең чишелешен карарга кирәк булыр. Төзелеш министрлыгына мин тиешле күрсәтмә бирдем, − диде Алексей Песошин. 

Район башлыгы чыгышында сәламәтлекне саклау өлкәсендә кадрлар җитешмәве дә яңгырады. Белгечләрне җәлеп итүнең яңа ысуллары кулланылуга карамастан, медицина хезмәткәрләре җитеп бетми. 2021 елда 20 яңа табиб кабул ителгән. Ике табиб йорт төзү өчен җир алган, 9ына хезмәт торагы бирелгән. Яшь белгечләр эшкә килсен өчен, заманча җиһазлар булырга тиеш. Бу мәсьәлә әкренләп чишелә. Үткән елда уртак тырышлык белән Алабуга үзәк район хастаханәсендә 100 миллион сумлык акчага җиһаз яңартылды. Рөстәм Нуриев, ковид госпитале ачылу аркасында, районның үз бала тудыру йорты булмавын да әйтеп узды. 

2021 елда спорт объектларын карап тотуга җирле бюджеттан 20 миллион сум бүлеп бирелгән. 

Шәһәрнең мәдәни тормышын да үзгәрешләр көтә. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 4 микрорайонда Мәдәни үсеш үзәге төзелә, биредә шәһәрнең барлык хореография коллективлары бер түбә астында берләшәчәк.

Шәһәрнең тарихи өлешендә Үзәк китапханә, мәдәният һәм сәнгать көллиятенең уку-укыту театры биналары ремонтланачак.

− Бу елда безнең алда мөһим һәм амбициоз максатлар тора. Булган потенциал, көчле команда, халык һәм эшмәкәрләр ярдәме белән без яңа бурычларны үтәрбез дип ышанам, − дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев чыгышы ахырында.

Республика Премьер-министры районга ярдәм итәргә сүз бирде һәм барысын да эшләп булмаса да, бу юнәлештә хәрәкәт булачак, дип билгеләп үтте. Бала тудыру йорты буенча ул шунда ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашевка йөкләмә бирде. 

− Альмир Рәшидович, аны нинди программага кертергә мөмкин булуын карагыз. Бу эш түгел. Мәсьәләне хәл итәргә кирәк.

Алабуга районы — республикада муниципаль берәмлекләр арасында лидерларның берсе, ул Татарстан үсешенә лаеклы өлеш кертә, дип билгеләп үтте Алексей Песошин йомгаклау сүзендә. Авыл хуҗалыгы үсешендә уңай үзгәрешләр күзәтелә, терлекчелек өлкәсе сизелерлек яхшырды.

− Бүгенге көндә сезнең хуҗалыклар тәүлегенә 60 тонна сөт савып ала, бер сыерга исәпләгәндә сез республика районнары арасында 7нче урында торасыз. Алга таба үсү өчен сыерларның баш санын арттырырга кирәк. Без берничә хуҗалыкта булдык, бу юнәлештә эш күренеп тора, алга таба да игътибар булганда, хәл җайга салыныр дип уйлыйм.

Ул районны кулланылмый яткан җирләрне эшкәртү буенча актив эш алып барган өчен мактады һәм республикада бу − иң кискен мәсьәләләрнең берсе, дип ассызыклады. Ул шулай ук районга салымнар җыю буенча эшне көчәйтергә кирәклеген, берничә предприятиенең үз хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләвен билгеләп үтте. Алексей Песошин сүзләренчә, районда уңай миграцион үсеш күзәтелә, бу тормыш сыйфаты һәм лаеклы рәвештә түләнә торган заманча эш урыннары булу ягыннан районның җәлеп итүчәнлеге турында сөйли.

Ул районның вакыйгаларга бәйләп туристлык эшен оештыру буенча уңай тәҗрибәсенә аерым тукталды. Үзенең чыгышын тәмамлап, премьер-министр 2021 елда күп кенә катлаулы бурычларны уңышлы башкарып чыгып булганлыкны билгеләп үтте һәм район хакимиятенә, депутатлар корпусына, җирлек башлыкларына, предприятие җитәкчеләренә, район халкына республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Сессия барышында шулай ук Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко һәм «Аммоний АгроТехнологии» директоры Александр Мананкин докладлар белән чыгыш ясады.

Хисап сессиясе бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Алексей Песошин алабугалыларга «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медален, ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды.

Район башлыгы докладының тулы тексты белән городелабуга.рф. сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев