Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән
Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.
Алабуга районында 1нче мартка 827 эшсез граждан исәпләнә. Район башкарма комитетының икътисад бүлегендә хәбәр итүләренчә, эшсезлек дәрәҗәсе көзге чор белән чагыштырганда 3 процентка кимегән.
Республика буенча эшсезлек кимү күзәтелә. Татарстанда 31 меңгә якын эшсез һәм якынча 49 мең вакансия исәпләнә.
Алабугада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Спас урамы, 5 нче йорт адресы буенча эшли.
Белешмәләр өчен телефоннар:
Эшкә урнаштыру бүлеге: 8(85557) 7-57-74
Эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге: 8(85557)7-04-96
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев