Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада эшкуарлар өчен Грант булдырылды

Бу акчалар үз эшен башларга теләүче өчен яхшы башлангыч капитал булачак.

Шәһәр зур үзгәрешләргә әзер, ул җитди перспективалар ача, димәк, зур проектлар кирәк. Аларны гамәлгә ашыру өчен муниципалитет төрле ярдәм төрләрен, шул исәптән җир участогы бирүне дә карарга әзер.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биреләчәк район башлыгы Гранты яхшы ярдәм булачак. Аның күләме 50 меңнән 500 мең сумга кадәр тирбәлә. Бу акчалар үз эшен башларга теләүче өчен яхшы башлангыч капитал булачак. Акчаны, мәсәлән, бинаны арендага алу өчен яки ремонт ясауга, оргтехника, җиһазлар сатып алуга, чыгым материаллары сатып алуга, проектны массакүләм мәгълүмат чараларында алга җибәрүгә юнәлтергә мөмкин. Грант алу өчен төрле юнәлештәге проектлар каралачак. Якын арада сайлап алу өчен конкурс игълан ителә. Бу хакта мәгълүмат Алабуга районының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Район башлыгы Рөстәм Нуриевның эшмәкәрләр белән очрашуында грантның презентациясе булды. Әңгәмә рәсми булмаган шартларда — ипподром территориясендә узды. Бүген биредә Сабантуйга әзерлек бара — автостоянка асфальтлана, агач йортлар төзелә, төп трибуна фасады яңартыла, тротуар төзекләндерелә. «Бу урын ел әйләнәсе файдаланылырга тиеш», — диде Рөстәм Нуриев. Нәкъ менә моның өчен эшмәкәрләрнең активлыгы кирәк — хәзер Алабугада җәмәгать туклануы учреждениеләре, зур сәүдә үзәге җитми, күп кенә хезмәтләр өчен алабугалылар күрше шәһәргә барырга мәҗбүр. Ә шәһәр үсә, аның халкы арта, димәк ял оештыру ихтыяҗы да арта. Ә аның үсеше өчен урыннар җитәрлек — бу парклар, скверлар, Шишкин буалары территориясе, киләчәктә — пляж зонасы, Алабуганың тарихи үзәге, ә бит монда көн саен меңләгән туристлар килә. Аларның һәрберсе кибетләргә йөрергә, шул исәптән сувенирлар, бүләкләр сатып алырга, төшке аш ашарга, ял итәргә тели. Бу территория турында сөйләгәндә, шуны ассызыклап үтәргә кирәк, биредә озак вакытлы программа кысаларында төзекләндерү үткәреләчәк, быел гына да аны яңартуга 70 миллион сумга якын акча юнәлдерелә. Нефтьчеләр проспектындагы тротуарны реконструкцияләү буенча зур эшләр башланды инде — тротуар юллары Пролетар урамыннан Говоров урамына кадәр яңартылачак.

Узган ел районда 246 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, быел бу сан күбрәк булачак, дип ассызыклады башлык. Торак төзелеше актив үсештә — 2023 елда 80 мең кв. м торак тапшырылган. Торакка ихтыяҗ зур. Бу — икътисади үсешнең җитди күрсәткече, дип билгеләп үтте очрашуда катнашучылар. «Алабуга» махсу икътисади зонасы үсә, шуның аркасында безнең районга яшәү өчен меңләгән кеше килә.

Болар барысы да бизнесны үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Очрашу ахырында эшмәкәрләр, уйлану өчен мәгълүмат алынганын билгеләп үттеләр һәм сорауларын бирә алдылар.

— Очрашу нәтиҗәле, чыннан да, Рөстәм Мидхәтович билгеләп үткәнчә, ешрак очрашырга кирәк, бу үзең өчен файдалы мәгълүмат алу, үсеш векторын билгеләү өчен яхшы мөмкинлек. Бүген үзем яңа булган — кафе ачу идеясен билгеләп үттем, бу юнәлеш кирәк булыр дип ышанам, − дип уртаклашты Нурислам Кадыйров.

Сүз уңаеннан, шулай ук эшкуарлыкка ярдәм итү буенча 40ка якын республика программасы, 10 федераль программа эшли башлады.

Район башлыгының эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Гранты һәм башка ярдәм чаралары турында тулырак 4-48-97 телефоны аша белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев