Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада фандоматлар урнаштырачаклар

Пластик шешәләрне кабул итү аппаратлары шәһәрнең иҗтимагый территорияләрендә чүп-чар проблемасын өлешчә хәл итәргә ярдәм итәр дип планлаштырыла.

Якын арада шәһәр урамнарында берничә фандомат — роботлаштырылган агрегатлар урнаштырырга әзерләнәләр, алар шәһәр халкыннан ПЭТ (полиэтилентерефталат) шешәләрен кабул итәчәк. Тапшырылган шешәләр өчен баллар билгеләнәчәк, аларны шәһәр супермаркетларында кулланып булыр дип планлаштырыла.

Фандоматларны кеше күп йөри торган һәм шуңа күрә күп чүп-чар җыела торган урыннарда урнаштырачаклар. Әлегә исемлеккә шәһәрнең Георгий паркы, Александр бакчасы, «Гуляй-парк», шулай ук Шишкин буалары кергән.

Алабуга башлыгы Рөстәм Нуриев фикеренчә, пластик чүп җыюга максималь рәвештә балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итәргә кирәк. Җыелган шешәләр өчен бирелгән балларга тәм-том, су сатып алудан баш тартучылар аз булыр. Нәтиҗәдә, шәһәр дә чистарак булачак, үсеп килүче буын да чүпне теләсә-кайда ташлап йөрү урынына, аны эшкәртүгә җибәрергә мотивация алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев