Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында көмеш призерлар булган «Алабуга» командасын хөрмәтләделәр

Бүләкләү тантанасы Шәһәр мәдәният сараенда узды.

Республиканың футбол буенча югары дивизионында 2023 елгы сезон тәмамланды. Безнең шәһәрне тәкъдим иткән «Алабуга» командасы лаеклы чыгыш ясап, футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының вице-чемпионы булуга иреште. 

Бу истәлекле вакыйга белән тренер Владимир Барышевны һәм «Алабуга» уенчыларын Шәһәр мәдәният сараеның паркет залында Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм команданың спонсоры, «Август-Алабуга» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Алин котладылар.

Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, футболчылар алдына куелган бурычлар йөз проценттан да арттырып үтәлгән. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, безнең районда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган, 263 спорт объекты эшли. 

— Сезон җиңелләрдән түгел иде, төрле уеннар булды. Ләкин сез булдырдыгыз! Барыгызга да исәнлек-саулык телим, үзегезне саклагыз, көчле һәм сәламәт рухлы булыгыз, — дип теләде Татарстан Республикасы чемпионатының көмеш призерларына Владимир Алин.

Бу көнне 2023 елгы сезонның иң яхшы уенчыларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Алдынгылар арасында — капкачылар Егор Лунев һәм Валерий Ионин. Бу сезонда аларның икесе дә тигез дәрәҗәдә яхшы уен күрсәтеп, командага югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте. Ярымсакчы Сергей Кутлеметев, төркемгә быел гына килүенә карамастан, үзенең уены белән уртак уңышка бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бомбардир Михаил Демидов шулай ук "Алабуга"га бу сезонда гына килә, әмма, 2023 елгы сезонда 21 туп кертеп, призлы урын яулауга бик зур өлеш кертә.

Моннан тыш, бомбардир Антон Чиковани билгеләп үтелде. Бу уенчыны көрәшкә бөтен көчен бирү һәм иң катлаулы мизгелләрдә дә үз командасын алга әйдәү, рухландыра берү аерып тора. Ул сезон эчендә 11 туп керткән, бу шулай ук бик яхшы күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев