Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 15 яңа гаилә барлыкка килде
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм алдыннан Алабуга ЗАГС бүлегендә 15 пар никахларын теркәгән. Бу хакта Алабуганың ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр.
8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген — үзара хөрмәт, тугрылык һәм җаваплылык искә төшерә. Бу мәхәббәт һәм ышанычка нигезләнгән ныклы гаиләнең нинди булырга тиешлеге турында уйланырга сәбәп.
«Алабуга районының барлык гаиләләренә чын күңелдән бәхет, үзара аңлашу һәм иминлек телибез. Һәр йортта мәхәббәт сүзләре яңгырасын», — диләр ЗАГС бүлегендә.
Фото: Алабуга ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев