Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Гаилә учагы» шәһәр конкурсының йомгаклау туры узды

Җиңүче гаилә Идел буйлап теплоходта круиз белән бүләкләнде.

Бүген «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында «Гаилә учагы» шәһәр конкурсының йомгаклау туры узды, анда алты искиткеч гаилә җыелды.

Гаилә, мәхәббәт һәм игелек бәйрәме танылган опера җырчылары Надежда Игнатьева һәм Марсель Гафиев чыгышы белән башланып китте, алар тамашачыларга онытылмаслык музыкаль мизгелләр бүләк итте.

Конкурста катнашучылар музыка, театр, бию һәм вокал сәнгатенең төрле өлкәләрендә үз сәләтләрен күрсәтте. 

Чара йомгаклары буенча һәр катнашучы гаилә номинациягә лаек булды, ә «Гаилә учагы» конкурсында төп призны Шәрәповлар гаиләсе алды. Аларга теплоходта Идел буйлап круиз бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев