Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гомумшәһәр чараларына йомгак ясадылар

Шәһәр планеркаларының берсендә район башлыгы урынбасары Роман Исланов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Әйтергә кирәк, доклад шактый күләмле булды, чөнки шәһәр һәм район тормышының һәр өлкәсендә башкарылганнарга нәтиҗә ясалды. Шул исәптән, мәдәни чараларга йомгак ясадылар.

Август башында шәһәребездә ХVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтте. Сентябрьдә Алабуга шәһәрлеге янындагы Меңьеллык мәйданында традицион җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда бөтен Россиядән һәм якындагы чит илләрдән 100 дән артык спортчы һәм реконструктор катнашты.

29 июньнән 2 июльгә кадәр Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыкаль фестивале узды. Бәйрәмдә дөньякүләм танылган серб режиссеры һәм музыканты Эмир Кустурица, РФнең атказанган артисты, Щукин исемендәге театр институты ректоры Евгений Князев, режиссер Влад Маленко катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев