Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һәлак булган көрәшчеләр истәлеген мәңгеләштерделәр

8 нче мәктәптә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Юрий Потанин һәм Руслан Шәрәфетдинов хөрмәтенә истәлек такталары ачылды.

Үз вакытында алабугалыларның икесе дә нәкъ менә шушы мәктәптә белем алган.

Ачылыш тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, район җитәкчелеге, хәрбиләрнең туганнары, педагоглар һәм укучылар катнашты. Чарага килүчеләр геройлар турында истәлекләре белән уртаклашты, аларның мәктәптә укыган чакларын искә алдылар.

Юрий Потанин актив укучыларның берсе була, футбол командасында уйный. Үз мәктәбе өчен җан атып торган малай, уку йортының спорт өлкәсендә уңышларын арттырырга, дәрәҗәсен күтәрергә тырышып, төркеме белән бик күп ярышларда катнаша. Күзләреннән нур бөркелеп торган егетнең ягымлы елмаюы тирә-юньдәгеләрне дә елмаерга мәҗбүр итә. Укытучылары һәм сыйныфташлары аны шундый итеп истә калдырган.

Ул тормышны бик яраткан һәм аның кадерен белгән. Үз иленең патриоты буларак, Юрий гражданлык бурычын үтәүдән баш тарта алмый. Повестка алгач та, Ватанны якларга китә. Бу елның 1 июлендә хәрби хәрәкәтләр барышында ул һәлак була.

Руслан Шәрәфетдинов та шундый ук кыю һәм үрнәк алырлык көрәшчеләрдән. Мәктәптә яраткан дәресе — тарих. 2010 елда ул Алабуга политехник көллиятен тәмамлап, Алабуга махсус икътисади зонасына эшкә урнаша, спорт белән актив шөгыльләнә, предприятие исеменнән мини-футбол буенча ярышларда катнаша. Руслан кайгыртучан әти, яраткан абый һәм тугры дус та була. Кешеләрдә ялган, хыянәт һәм явызлыкны өнәми. 2023 елның апрелендә ул үзе өчен хәлиткеч карарга килә. Өч атналык әзерлек үтеп, штурмчылар рәтенә баса. 4 майда Бахмутны (Артемовск) азат иткәндә батырларча һәлак була.

Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Руслан Шәрәфетдинов һәм Юрий Потанин Россия Федерациясе Президенты Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аларның каһарманлыгы алабугалылар хәтерендә мәңге яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев