Алабугада һәлак булган сугышчыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Чара гомумшәһәр планеркасында узды.
Россиядә бүген, 1 июльдә, сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Алабугада бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Чара гомумшәһәр планеркасында узды.
Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, үлгәннән соң бүләкләнүчеләр:
- Маев Павел Александрович — Батырлык ордены (бүләкне абыйсы Юрий Александрович Маев кабул итте).
- Никитин Александр Николаевич — II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале (бүләкне әнисе Надежда Владимировна Никитина һәм кызы Ангелина Александровна Никитина алды).
- Романов Сергей Петрович — Батырлык ордены (бүләкне хатыны Сабина Ибраһимовна Романова алды).
- Минабетдинов Руслан Дамир улы — Батырлык ордены (бүләкне апасы Лилия Ирек кызы Таҗетдинова алды).
- Мамедов Әмин Саявуш улы — Батырлык ордены (бүләкне әтисе, Саявуш Зульфигар оглы Мамедов кабул итте).
- Довгаль Евгений Юрьевич — II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале (бүләкне улы Кирилл Евгеньевич Довгальга тапшырдылар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев