Алабугада һәлак булган сугышчыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Чара гомумшәһәр планеркасында узды.
Бүген шәһәр планеркасында хәрби бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак булган якташларыбызны бүләкләү тантанасы булды. Геройларның туганнарына Россия Президенты Указы белән гамәлгә куелган дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Батырлык Ордены белән — Харисов Радик Минҗан улы (үлгәннән соң).
«Батырлык өчен» медале белән — Сычев Александр Михайлович һәм Согорин Василий Анатольевич (үлгәннән соң).
II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән — Кузьмин Максим Геннадьевич (үлгәннән соң).
РФ Оборона министрлыгы медале белән — Гусейнов Алик Низамович (үлгәннән соң).
«Алабугалылар исеменнән һәлак булган якташларыбыз гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Мәңгелек дан һәм мәңгелек хәтер!» — дип язды телеграм-каналда район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев