Алабугада «Җиңү диктанты»н ике мәйданчыкта язачаклар
Диктантны 9 нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында язачаклар.
3 сентябрьдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Халыкара тарихи диктант узачак. Алабугада чара ике мәйданчыкта 9 нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында узачак.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә алачак. Биремнәрдә 25 сорау бар. Җавап вариантлары бирелә, ә тест үткәрү вакыты 45 минут.
Диктантны онлайн язарга да мөмкин. Ул 3 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев