Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Яңа ел чыршысын ачу көне билгеле булды

Шәһәрдә биш чыршы ачылачак.

Быел шәһәрдә яңа ел чыршылары биш урында куелачак. 

15 декабрьдә 15.00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Чебурашка» паркында үзәк Яңа ел чыршысы ачылачак. Программада шәһәрнең иҗат коллективлары һәм солистлары концерты каралган. 

«Өй янындагы бакча» скверында чыршы ачу тантанасы 23 декабрьгә билгеләнгән. Ул 13.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук Шишкин буаларына да чыршы куелачак. Аны ачу 26 декабрьгә планлаштырылган. Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана. «Поле Чудес» микрорайонында чыршыны 27 декабрьдә 18.00 сәгатьтә, ә 4 микрорайонда 30 декабрьдә Мәрҗани урамында 18.00 сәгатьтә ачачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев