«Алабугада Яңа ел» конкурсында җиңүчеләрне атадылар
Конкурс берничә номинациядә үткәрелде.
Атналык планеркада Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева бина фасадларын Яңа елга бизәү конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.
Иҗади ярышта шәһәр предприятие һәм учреждениеләре, сәүдә оешмалары һәм хәтта шәхси йорт хуҗалары катнашты. Конкурс берничә номинациядә үткәрелде.
«Предприятиеләр, оешмалар бинасы фасадының һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә призерлар:
- 3нче урын һәм 20 мең сумлык сертификат — Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәге.


- 2нче урын һәм 30 мең сумлык сертификат — «Алабугагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе («Газпром трансгаз Казан»).


- 1нче урын һәм 50 мең сумлык сертификат — «Прикамнефть» нефть-газ табу идарәсе (В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыятенең «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе).


«Бина фасадының һәм учреждение тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә:
- 3нче урын һәм 20 мең сумлык сертификат — 13 нче «Снежок» балалар бакчасы.


- 2нче урын һәм 30 мең сумлык сертификат — Алабуга политехник көллияте.

- 1нче урын һәм 50 мең сумлык сертификат — Алабуга балалар йорты.



«Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасы бинасы фасадының һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә:
- 3нче урын һәм 20 мең сумлык сертификат — шәхси эшмәкәр Павел Выборнов.


- 2нче урын һәм 30 мең сумлык сертификат — шәхси эшмәкәр Станислав Баганов.


- 1нче урын һәм 50 мең сумлык сертификат — шәхси эшмәкәр Эдуард Фролов.

«Хосусый торак йортның иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә:
- 1нче урын һәм 30 мең сумлык сертификат — Хәбибуллиннар гаиләсе «Там, где живёт Дед Мороз» проекты өчен.



Шулай ук кызыксындыру бүләкләре тапшырылды:
- Иң яхшы «Этноелка» проекты өчен (15 мең сумлык сертификат) — Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте бүләкләнде.


- Иң яхшы «Яңа ел әкияте» проекты өчен (10 мең сумлык сертификат) — «Ләйсән» 35нче балалар бакчасына бирелде.


Эльмира Әхмәдиева барлык катнашучыларга иҗади якын килүләре һәм Алабугада бәйрәм рухы булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә шәһәр Яңа елны гаҗәеп матур бизәлештә каршылады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев