Алабугада Яңа елның үзәк чыршысын Шишкин буаларында урнаштыралар
Нәкъ менә монда 31 декабрьдә Яңа елны бәйрәм итү мәйданычыгы булачак.
Алабугада Яңа елның үзәк чыршысын монтажлау башланды. Быел бәйрәмнең төп символын Шишкин буаларына урнаштырачаклар, анда 31 декабрьдә шәһәрнең төп чарасы узачак.
Бәйрәм инфраструктурасы янәшәдәге территориядә тупланачак. «Молодежный» стадионында тимераяклар прокаты белән шугалак ачылу, кышкы аттракционнар барлыкка килү көтелә. Кунаклар өчен кайнар эчемлекләр белән фудтраклар эшләячәк.
Яңа ел бәйрәменең төп үзенчәлеге дип боз тамашасын атарга була: мондый чара шәһәрдә беренче тапкыр уздырыла.
Шулай ук бәйрәм урыннары гадәттәгечә, «Чебурашка» паркында һәм Мәрҗани урамындагы ишегалларында һәм «Йорт янындагы бакча» паркында барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев