Алабугада яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр
Билгеләнү гомумшәһәр планеркасы кысаларында узды.

Бүген гомумшәһәр планеркасында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының Алабуга районы буенча социаль яклау бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфага Ольга Колесникова билгеләнде.
Алабуга районы башлыгы Ольга Колесникованы вазыйфасына керешүе белән котлады һәм аңа район халкына ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль программаларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев