Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа полиция башлыгын тәкъдим иттеләр

Алабугада Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча яңа башлыгын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлегенең шәхси составына яңа җитәкче — полиция подполковнигы Камалюков Олег Минзекремовичны тәкъдим итте. Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге башлыгы вазифасын башкарган.

Белешмә өчен:

Камалюков Олег Минзекремович 1967 елда Аксубай районында туган. 2005 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород академиясен тәмамлаган. 

Эчке эшләр органнарында хезмәт итүен 1992 елның маенда Зәй шәһәре һәм районының эчке эшләр бүлегендә икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные вазифасында башлый. 1998 елның гыйнварында Зәй шәһәре һәм районының эчке эшләр бүлегендә икътисади җинаятьләр бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. 2008 елдан 2011 елга кадәр Зәй эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе.

2011 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. 2014 елның ноябреннән Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара. 2021 елдан 2024 елга кадәр — Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев