Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа топиарлар урнаштырылды

Өч яңа фигура барлыкка килде.

Алабугада күбәләк, туташ һәм банкетка формасында яңа топиарлар барлыкка килде. Аларны Тынычлык проспекты белән Мәрҗани урамы киселешендә һәм Мәдәни үсеш үзәге янында куйдылар.

 

Алабугада топиарлар урнаштыру эше узган ел башланган иде. Яңа фигуралар алабугалылар күңеленә хуш килде.

Мондый объектлар «Биг-Бен» сәгате янында да куелган: монда гашыйк парны һәм саксофонистны күрергә була, Таҗи Гыйззәт урамы һәм Тынычлык проспекты киселешендә — өч аю, Үзәк базар янында — павлин, «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янында рояль формасында топиарлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев