Алабугада яңа туган балалар товарларын прокатка бирү пункты эшли
Белешмәләр 7-86-33 телефоны буенча.
Алабуганың «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләләргә ярдәм итүнең яңа пункты эшли башлады. 1 ноябрьдән биредә түләүсез прокат пункты ачылды, анда кечкенә яшьтәге балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне вакытлыча файдалануга алырга мөмкин.
Инициатива яшь ата-аналар өчен социаль ярдәм алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Бу хезмәт бигрәк тә балалар өчен махсус һәм кыйммәтле предметларга, мәсәлән, балалар чаналарына, ашату өчен урындыкларга, коляскаларга һәм башка кирәкле әйберләргә мохтаҗ гаиләләр өчен актуаль.
Прокат пункты хезмәтләреннән яңа туган баланың ата-аналары файдаланган инде, алар кышкы чаналар һәм ашату өчен урындык алганнар.
Консультация алу яки прокат рәсмиләштерү өчен Алабугада яшәүчеләргә «Доверие» үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Алабуга шәһәре, Городищенская урамы, 4 йорт яисә 7-86-33 телефоны буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев