Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада янгында ир-ат һәлак булган

Беренчел фаразлар буенча янгынның сәбәбе — сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

2 октябрь төнендә Яшьләр урамындагы 6 нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр кабул ителә. Алабуга янгын-коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары янгынның 1нче санлы рангы буенча җавап бирде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 

75нче янгын-коткару бүлегенең беренче янгын сүндерү расчетлары фатирда көчле төтен чыгуга һәм мебель януга тап була. Коткаручылар өске каттан 7 кешене алып чыга.

Янгын сүндерүчеләр фатир коридорында идәндә яткан 1960 елгы фатир хуҗасы гәүдәсенә тап була. Вакыйга урынына килеп җиткән ашыгыч медицина ярдәме табиблары ирнең үлүен раслый.

Янгын сүндерүчеләр 16 кв. метрда булган ачык янгынны сүндерә. Беренчел фаразлар буенча янгынның сәбәбе — сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев