Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада янгыннан зыян күргән гаиләгә ике бүлмәле фатир бирделәр

Гаилә 2020 елда тораксыз кала.

Бу атнада шәһәр планеркасы янгыннан зыян күргән гаиләгә ике бүлмәле фатир ачкычларын тапшыру белән башланды. Алабугалы Ирина Удальцова сөйләгәнчә, алар 2020 елда күршеләрендә чыккан янгын аркасында тораксыз калган. Фатир алуга чиратта торган 2,5 ел эчендә аларга алты фатир алыштырырга туры килә. Хәзер гаилә тулай торакта бүлмә арендалап тора.

— Без фатирлы булуыбызга бик шат, аеруча балалар куана. Минем өч балам, оныгым бар. Барысы да бу фатирны түземсезлек белән көтте. Бүгенге көндә балаларның бер өлеше әбиләрендә тора, әмма хәзер, ниһаять, без бергә яши алачакбыз, — дип уртаклашты Ирина Анатольевна.

Аның сүзләренчә, алар инде үз фатирларын барып күргәннәр һәм аннан канәгать калганнар. Яңа фатирга гаилә ремонттан соң күченәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев