Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Яр Чаллы шоссесындагы җәяүлеләр кичүендә чакырулы светофор эшли башлады

Мондый светофор хәрәкәт тыгыз урыннарда, җәяүлеләр уңайлыгы өчен куела.

Яр Чаллы шоссесындагы җәяүлеләр кичүендә чакырулы светофор эшли башлады.

Хәтерләсәгез, былтыр февральдә элекке 37нче кибет янында урнаштырылган шундый ук светофор юл аркылы чыгарга булыша.

Андый светофор җайланмасында машиналар өчен һәрвакыт яшел ут янып тора, кызылы кемгә дә булса урам аркылы чыгасы булганда гына кабына. Җәяүлеләр өчен махсус төймәләр юлның ике ягына да куелган. Җәяүле төймәгә басуга, бераздан автомобильләр өчен кызыл ут яна башлый, аннары светофор кабат элекке тәртибенә кайта.

Шул рәвешле, юл аркылы чыгу күпкә җайлырак, һәм куркынычсызрак, чөнки анда хәрәкәт бик тыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев