Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшь әти-әниләр гаилә тормышы мәктәбен узды

5 ноябрьдә «Барс» яшьләр үзәгендә «Яшь ата-аналар мәктәбе» («Школа молодых родителей. Совершенно декретно») грант проектын ябу тантанасы булды.

«Барс» яшь гаиләләргә ярдәм итә һәм гаилә кыйммәтләрен алга этәрә. Узган ел үзәк «Уң яр. Яшь гаиләләр» («Правый берег. Молодые семьи») проектын гамәлгә ашырды. 

«Совершенно декретно» дип исемләнгән яңа проектны ата-ана булу сәнгатенә багышладылар. Ул Татарстан Республикасы Рәисе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узды, бу хакта «Барс» яшьләр үзәге директоры һәм проектны оештыручы Виктория Максимова сөйләде. Форум 30 гаиләне — булачак әти-әниләрне, шулай ук өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарны берләштерде. Катнашучылар психология, медицина, педагогика һәм социаль фәннәрдән уникаль белем һәм күнекмәләр алдылар, яңа танышулар булдырдылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Форумның йомгаклау көнендә акушер-гинеколог Елена Шәрифуллина әниләр һәм сабыйлар сәламәтлегенең мөһим аспектлары турында сөйләде, кыйммәтле киңәшләр бирде һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Ә өлкәннәр белгечнең сөйләгәнен тыңлаган арада, рәссам Елена Шильникова балалар өчен «Интуитив рәсем сәнгате» мастер-классы үткәрде, ул балаларга үзенең иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итте. Тагын бер мастер-класс матрешка открыткасы ясауга багышланган иде. Бу эшләр барысы да якынлашучы Әниләр көненә бүләк булачак.

— Без балалар белән чәчәкле болын төшерелгән картина ясадык, — дип уртаклашты Елена Шәрифуллина. — Минем бурычым балаларга хисләргә, тәэсирләргә иярергә һәм моның өчен буяулар сайларга ярдәм итү иде.

Моннан тыш, бу кичәдә иң актив ата-аналар һәм балалар, шул исәптән бер дәресне дә калдырмаучылар да билгеләп үтелде. Дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон тапшырды. «Анжелинка» балалар хореография коллективы һәм «Новое поколение» талантлар студиясе чыгышлары иҗади бүләк булды.

— Мин проект командасына эшләре өчен, ә әниләргә һәм әтиләргә катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, — дип ассызыклады Елена Ефимовна. — Гаиләдә нык мөнәсәбәтләр, тулы гармония, уртак эш, уртак мәнфәгатьләр булганда, бу һәрвакыт соклану уята. Ләкин моңа да өйрәнергә кирәк. Алабуганың гашыйк һәм бәхетле кешеләр, бәхетле гаиләләр шәһәре булу мөмкинлеге бар.

Өч бала анасы Миләүшә Гатина форум дәвамында бер генә лекция яки мастер-классны да калдырмаган.

— Бу проект мине бик кызыксындырды. Ул бит күп төрле темаларны үз эченә ала: баланы ничек карарга, үзеңне бала табуга ничек әзерләргә, бала тапканнан соң аны ничек карарга, өй шартларында гимнастиканы ничек дөрес эшләргә. Тәҗрибәсез яшь әниләр өчен бу бик мөһим. Тәҗрибәм булуга карамастан, мин үзем өчен бик күп файдалы нәрсәләр белдем. Һәм үзем дә 13 һәм 10 яшьлек, 10 айлык балаларның әнисе буларак белемнәрем белән уртаклаштым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев