Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче 7 меңнән артык пенсонер ашамлыклар җыелмасы алачак

Өлкәннәр декадасы 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр барачак.

Октябрьнең беренче көненнән Алабугада Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Төп чаралар октябрьнең 10ысына кадәр дәвам итәчәк, ләкин олы яшьтәге кешеләрне даими кайгыртып тору кирәк.

Декада шәһәрнең Мәдәният сараенда зур тантаналы чара белән башланачак. Биредә, 30 сентябрьдә, көндезге сәгать 2дә бәйрәм концерты булачак.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһүдина билгеләп үткәнчә, өлкәннәргә багышланган декада барышында барлык чаралар Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) тәкъдиме буенча һәм ковидка каршы таләпләргә туры китереп үткәреләчәк. Боларга тән температурасын үлчәү (термометрия), битлекләр кию тәртибе һәм залны тулысынча тутырмау керә. 

Шулай ук Башкарма комитет өлкән яшьтәгеләргә ашамлыклар җыелмасы тапшырачак. Аларны 7700 кеше алачак. Шуларның 5600е — беркая да беркетелмәгән пенсионерлар. Һәм 2100 пенсионер — элек бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. 

— Безнең район җитәкчелеге өлкәннәрне ел да котлый. Олы яшьтәге кешеләргә ашамлыклар җыелмасы, 10 октябрьне дә кертеп, ун көн буена тапшырылачак, — ди Лилия Яһүдина.

Әйтергә кирәк, бүген Алабуга шәһәр-районында 16 меңнән артык пенсионер яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев