Алабугада яшәүче Эрик һәм Рафаэль Булхановларны «Безнең заман герое» республика премиясе белән бүләкләделәр
Эрик белән Рафаэль — 8 нче мәктәп укучылары, шахмат белән мавыгалар.
Казанда «Безнең заман геройлары» республика премиясе финалистларын бүләкләү тантанасы булды.
Казанда «Безнең заман герое» республика премиясен тапшыру тантанасында «Волонтерлык» номинациясендә Алабугада яшәүче Эрик һәм Рафаэль Булхановлар бүләкләнде. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.
Эрик белән Рафаэль — 8 нче мәктәп укучылары, шахмат белән мавыгалар. Спортның бу төре буенча республика ярышларына йөриләр. Шахмат турнирларында җиңеп алган акчалата премияләрен даими рәвештә СВО солдатларына җибәреп торалар.
Моңа кадәр без бертуган Булхановларның махсус хәрби операциядәге сугышчыларга автомашина сатып алу өчен акча бирүләре турында язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев