Алабугада яшәүче күп балалы яшь гаилә өч миллионга якын акча алачак
Дәүләт торак бәясенең 35 процентын компенсацияли.
Татарстанда «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бу — 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә торак проблемаларын хәл итүдә өстәмә дәүләт ярдәме. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә тәкъдим ителә торган торак хакының 35 проценты күләмендә социаль түләү бирелә (түләүсез).
— 2017 елдан 2024 елга кадәр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы буенча 8 субсидия алынган, — дип аңлаталар район башкарма комитетының торак бүлү бүлегендә. — 2025 елда конкурста биш кешедән торган күп балалы Шляпошниковлар гаиләсе катнашачак. Түләүсез субсидия быел 90 квадрат метр мәйданга 2 892 865,50 сум тәшкил итә.
Программада катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Тулырак мәгълүматны Башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегендә (101 кабинет) алырга була, анда 8(85557) 3-03-20 телефоны буенча да шалтыратырга мөмкин.
Программада катнашучыларга документларны ел саен 1 майдан 1 июльгә кадәрге аралыкта яңартырга кирәк.
Яшьләр өчен процентсыз кичектерү
Республикада «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» программасы гамәлгә ашырыла, ул торак сатып алганда процентсыз кичектереп торуны тәкъдим итә.
Программада катнашу шартлары:
- ир белән хатынның яисә тулы булмаган гаиләдә ата-ананың яше 35 яшьтән артмый;
- түләү сәләтен раслау (ипотека кредиты турында банктан белешмә);
- гаиләне яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану (гаиләнең бер әгъзасына 12 кв. метрдан артык түгел).
Программаны гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләр беренчел яки икенчел базарда торак сатып алу өчен процентсыз кичектереп түләү алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүлеп түләү күләме һәм аның гамәлдә булу вакыты торак бәясенә һәм гаиләнең финанс мөмкинлекләренә бәйле.
Элемтә өчен:
1. «Татарстан Республикасы яшьләр төзелеше берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы. Торак сатып алуга процентсыз кичектерү форматындагы дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча телефон — 8 (843) 299-11-42.
2. Алабуга районы башкарма комитеты, телефон — 8 (85557) 3-03-20.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев