Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада язгы каникулларда мәктәп яны лагерьларында 100 бала ял итә

Балаларның ял итү урыннарында спорт чаралары, уеннар, конкурслар, викториналар, квест һәм квизлар үткәрелә.

Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр ялы программасы бар. Безнең шәһәрдә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Язгы каникул вакытында анда 100 бала ял итәчәк. Бу турыда Алабуганың яшьләр сәясәтен үстерү бүлегеннән хәбәр иттеләр.

«Яшьләр сәясәтен үстерү секторы» юнәлеше буенча «Кыен тормыш хәлендәге балаларның ялын оештыру» дәүләт хезмәте күрсәтү нигезендә 90 кеше Татарстанның республика лагерьларына җибәрелгән. 

Балаларның ял итү урыннарында спорт чаралары, уеннар, конкурслар, викториналар, квест һәм квизлар үткәрелә. Шулай ук китапханәләр системасы һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәре катнашында, балаларның мавыгуларына карап, төрле клублар эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев