Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада язгы ташуга әзерлек турында сөйләштеләр

Тәүлеклек уртача температура атна ахырына җылыначак, димәк, кырлардагы сулар ташкыны елгаларга агачак.

Шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә тагын язгы ташу турында сүз булды. 
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Николай Доронин белдерүенчә, тәүлеклек уртача температура атна ахырына җылыначак, димәк, кырлардагы сулар ташкыны елгаларга агачак. Шунысы да бар, шәһәрдә кар һәм боз тулы көченә эри, ә авыл җирләрендә ташу башланмаган әле. 

− Шишкин урамында җитди хәл килеп чыгуы бар, 39нчы йорт янында су агыза торган торба боз белән тулганга, су юл буйлап ага, аны чистартасы. Җыелып торган су ишегалларына үтәргә мөмкин. Шишкин урамы аркылы да су агып төшә торган торба бар, аны да карарга кирәк, − ди Николай Доронин.

Ул шулай ук шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләргә йорт яны буйлап уза торган табигый канауларга игътибар бирергә киңәш итеп, алар тыгылган булса, чистарырга кирәклекне искәртте.

Шаулы елга (Шумиха) турында быел сүз күп булды, бу уңайдан Николай Доронин әйтүенчә, Казан урамына кадәр, суның зур күләмен үткәрү өчен, бозны кисәргә кирәк дип билгеләп үтте. Әлегә торбалар агып төшкән суны үткәрә, ләкин җылылык арта барган саен, мондый мөмкинлек кими. 

Сүз уңаеннан, бу кечкенә генә елгага, юл авыш булганга, Яр Чаллы шоссесыннан да су агып төшә. Район башлыгы Рөстәм Нуриев хәлне тикшереп торырга кушты, ә Николай Доронин әйткән барлык кисәтүләргә тиешле хезмәтләр колак салырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев