Алабугада җиде ачык шугалак эшли
Яңа ел каникулларында алабугалылар саф һавада актив вакыт үткәрә ала.
Шәһәрдә һәм районда берьюлы җиде ачык шугалак эшли, аларның күбесендә тимераякларны прокатка алырга була.
Ачык боз мәйданчыклары исемлеге:
«Бердәм Россия» спорт комплексы территориясендә (прокат бар)
«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында (прокат бар)
Шишкин буаларында (прокат бар)
«Меридиан» сәүдә үзәге артында (прокат бар)
Танайка авылында (прокат бар)
Инженер-технологик лицей территориясендә
10 нчы күппрофильле лицей территориясендә
Балалы гаиләләр өчен шулай ук махсус таулар әзерләнгән. Тюбингларда һәм чаналарда гуляй-паркта һәм Пионер паркында йөрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев