Алабугада «Игелекле эшләр марафоны» үтте
Марафон ел саен үткәрелә.
Шәһәр мәдәният сараеның паркет залында предприятие һәм оешма җитәкчеләре, компанияләр вәкилләре һәм «үзенчәлекле» кунаклар — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр, аларның якыннары җыелды.
Биредә зур экранда инвалидлар декадасы кысаларындагы акцияләр һәм чаралар турында видеоролик урнаштырылды. Янәшәдә хәйриягә акча җыю өчен куб куелган иде.
Ел саен үткәрелә торган Игелекле эшләр марафоны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләвеннән башланды. Ул билгеләп үткәнчә, Алабуга районында мохтаҗларга ярдәм итүче, битараф булмаган кешеләр күп. Рөстәм Мидхәт улы үз гомерләрен авыр диагнозлы бала карауга багышлаган ата-аналарга гаҗәеп батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Хыяллар тормышка аша» акциясе кысаларында район башлыгы 12 яшьлек Иделия Зариповага компьютер креслосы тапшырды. Алты яшендә кызга ювениль артрит диагнозы куела. Кыйммәтле дәвалану, Мәскәүдә ел саен госпитализация таләп ителә торган баланы карау өчен аның әнисенә эштән китәргә туры килгән. Иделия өйдә белем ала, булдыра алганча «Адымнар» мәктәбенә йөри.
— Бәйрәм миңа ошады. Ә бу бүләк минем өчен бик кирәкле, компьютер артында шөгыльлләнергә мөмкинлек туды, — дип уртаклашты кыз. Әнисе исә шәһәр администрациясенә һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм кунакларын РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сәламләде. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең батырлыгын ассызыклады. Шулай ук катлаулы ситуацияләрдә сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын искәртте.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгышында инвалидлар ункөнлегенең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтергә ярдәм итүен ассызыклады, ә андый кешеләр Татарстанда ярты миллионнан артык. Республика җитәкчелегенең мөһим бурычы — Татарстанда яшәүче һәркемгә уку, эш, иҗат, үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру. Кубка акча салып, акциягә үз өлешен министр да кертте.
6 яшьлек Нариман Мәннанов бәйрәмгә әнисе Венера белән килгән. Дүрт ел буе малай баш мие шешеннән интегә, операция кичереп, нур терапиясе уза. Балалар бакчасына рәхәтләнеп йөри, ул башка балалар белән аралашырга бик ярата. «Хыяллар чынга аша» акциясендә аның өчен көтелгән бүләк — идарә пультындагы робот булачак, дип уртаклашты Нариман.
Марафонда махсус бүләкләр дә бар иде: «Йөреш имитаторы» тернәкләндерү аппараты, өч тәгәрмәчле тернәкләндерү велосипеды, вертикализатор, анатомик матрас, глюкометр, махсус күзлекләр сатып алу өчен сертификатлар. Моннан тыш, балаларга планшет, сенсор экранлы ноутбук, скрипка, фотоаппарат, лего конструктор да тапшырылды. Җиһазлар сатып алуга сертификатны «Астра» тернәкләндерү үзәгенә тапшырдылар, ә «Семицветик» 26нчы балалар бакчасы җыелган акчага музыка кораллары сатып алырга планлаштыра.
Бәйрәм күңелгә үтеп керерлек җырлар һәм матур биюләр белән бизәлде. Сәхнәдә «Добрая волна — 2024» Бөтенроссия балалар иҗаты фестивалендә 1 урынны яулаган абыйлы-энеле Павел һәм Александр Ищук чыгыш ясады. «Твой мир» дип аталган ишарәләр җырын «Игелеклелек планетасы» ннан Екатерина Терентьева һәм Тамара Агееваның вокаль дуэты башкарды.
Игелекле эшләр марафоны кысаларында Дарья Исаеваның сәнгать эшләре күргәзмәсе оештырылды. Мәрмәр залда «Астра» үзәгенең декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм «Балачак һәм әниләр дөньясы» бүлмәсе проекты күргәзмәсе узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев