Алабугада ике автомобиль бәрелешкән
Авария кичә, Алабугага керү урынында булган.
Кичә Алабугада ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Алабуганың ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, Шкода машинасы рулендә утырган автоледи ВАЗ 21074 машинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, ике машина катнашында юл-транспорт һәлакәте барлыкка килгән. Авария шәһәргә керү урынында булган.
ДТП нәтиҗәсендә ике машина йөртүче зыян күргән. Медиклар аларда сыну һәм имгәнүләр диагнозын куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев