Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике машина бәрелешкән

Вакыйга нәтиҗәсендә бер бала зыян күргән.

Юл һәлакәте 23 апрель көнне 17 сәгать 40 минутта Мәскәү һәм Гассар урамнары киселешендә килеп чыга. Бу хакта Алабуга ЮХИДИ башлыгы Руслан Харисов сөйләде.

Киа Серато автомобиле белән идарә итүче 1963 елгы шофер Мәскәү урамындагы 52нче йорт янында светофорның тыелган сигналына туктамый һәм Шевроле Нива автомобиле белән бәрелешә. 

Бәрелештән соң Шевроле Нива автомобиле әйләнеп каплана. Һәлакәт нәтиҗәсендә Киа Серато автомобиле йөртүчесе һәм Шевроле Нива автомобиленең балигъ булмаган пассажиры төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев