Алабугада ике меңнән артык бала башлык чыршысында бүләк алды
Алабугада район башлыгының традицион яңа ел чыршылары узды.
Бу махсус бүләк күп балалы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә тәрбияләнүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган ике меңгә якын баланы сөендерде.
Чаралар «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексының актлар залында оештырылды.
Балаларның һәркайсы муниципалитеттан яңа ел бүләге генә түгел, онытылмаслык хис-кичерешләр дә алды. Шулай итеп, 745 яңа ел бүләге күп балалы (4 һәм аннан күбрәк) гаиләләрдә тәрбияләнүче балага бирелде, 723 бүләк — хәрбиләр гаиләсендәге (17 яшькә кадәр) балаларга, 368 бүләк — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга (14 яшькә кадәр) тапшырылды.
Әйтергә кирәк, МХОда катнашучыларның балалары шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлаулар һәм бүләкләр алды.
Тантана «Морозко» театраль тамашасыннан башланды. Сәхнәдә барган тамаша, артисларның бирелеп уйнаулары, матурдан матур костюмнары беркемне дә битараф калдырмады.
Бәйрәмнең төп кунагы — ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков булды, аны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон озата йөрде. Рәсим Рәшит улы балаларга мөрәҗәгать итеп, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм файдалы киңәшләрен бирде: әти-әнинең кадерен белергә һәм аларны тыңларга, сәламәтлекне сакларга, яхшы укырга һәм киләчәккә һәрвакыт өмет белән карарга.
Кунакларның чын хис-кичерешләре бәйрәмгә иң яхшы бәя булды.
Ксения Рыкова Кыш бабай костюмын кигән кечкенә улы белән килгән:
— Безгә барысы да бик ошады! Улым шундый шатланды — биеде, кул чапты, көлде. Мондый күңелле бәйрәм өчен рәхмәт!
Екатерина Кузнецова оныклары Василиса белән Полинаның тамашадан алган хисләре белән уртаклашты:
— Әкият искиткеч — кызыклы да, гыйбрәтле дә иде. Балалар бик шатланды. Оештыручыларга зур рәхмәт!
Кызы Лера белән килгән Елизавета Сәмигуллинадан да рәхмәт сүзләре яңгырады:
— Бәйрәмегез һәм безнең турыда кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Бу бик кадерле. Әтисе Ватан сагында тора, ә кызыбыз бүген әкияттә кунак булды.
Яңа ел бәйрәмнәре көч һәм ышаныч бирә торган әкияти дөнья белән очрашуның олылар өчен дә, балалар өчен мөһим булуын тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев