Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Илкүләм проектлар: Татарстан-2021» республика фотоконкурсы күргәзмәсе узды

Аның ярдәмендә илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда татарстанлыларның тормышы ни дәрәҗәдә үзгәрүен күрергә мөмкин. 

1 декабрьдә Алабуга районында бәйгенең сайлап алу муниципаль этабы узды. Конкурста катнашу өчен барлыгы 50дән артык фотография җибәрелгән, шулар арасыннан иң яхшы 18 эш сайлап алынган. 

Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова сөйләвенчә, фотоконкурс биш номинация буенча үткәрелде: «Элек булмады», «Кунакка чакырабыз», «Карар бар», «Объективта — балалар», «Республика файдасына, һәркем мәнфәгатьләрендә». Фотографияләрдә илкүләм проектлар кысаларында бүлеп бирелгән чаралар ярдәмендә эшләүче объектлар тәкъдим ителгән.

Танайка һәм Костенеево мәктәпләре, 11нче мәктәп үз эшләрендә «Үсеш ноктасы» федераль проекты кысаларында «Авыл мәктәпләренең матди-техник җиһазланышын яхшырту» проектын күрсәтте. Мисалга, Танайка мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү үзәге 2019 елның сентябрендә ачылды. Мәктәптә 5 функциональ зонага: малайлар һәм кызлар өчен ике технология кабинетына, ОБЖ, информатика һәм коворкинг зоналарына ремонт ясалды. Проект кысаларында уку киңлекләре генә түгел, педагоглар да үзгәреш кичерде. Алар Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында белем алды.

Мәктәпнең матди-техник базасы да яңартылды: 3D-принтер, квадрокоптер, лего, робототехника, ОБЖ кабинеты өчен манекеннар һәм беренче медицина ярдәме күнекмәләрен булдыру өчен төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт макетлары кайтарылды.

Алабуга үзәк район хастаханәсе үз эшләрендә берьюлы ике илкүләм проектны сурәтләде. Беренчесе: 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакцинация үткәрү өчен «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бирелгән махсус автомобильдә үзәк хастаханәгә китерү. Икенчесе: «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» илкүләм проекты кысаларында яңа томограф кайтарту. Яңа томограф кешенең барлык органнарына тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә. Алынган сурәтләр ярдәмендә табиблар пациент организмының һәр миллиметрын тикшерә ала. Аппарат максималь санда опцияләр белән җиһазландырылган.

Быел Алабугада «Россия Федерациясенең кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлегендә мәдәни үсеш үзәкләрен булдыру» проекты кысаларында Мәдәни үсеш үзәге төзелеше тәмамланачак. Алабуга районы мәдәният идарәсе бу процессны фоторәсемнәрдә чагылдырды. Бинада эстетик, сәнгать һәм музыка юнәлешләре булган сәнгать мәктәбе урнашачак. Үзәк заманча җиһазлар, экраннар, музыка кораллары белән җиһазландырылачак.
Конкурста Алабуга районы предприятиеләре дә катнашты. «Полиматиз» һәм «Белая дача» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр «Җитештерүчәнлек» илкүләм проектын тормышка ашыруны тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев