Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Җиңүчеләрне Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин бүләкләде.

Алабугада предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, уку йортлары, сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм шәхси йортлар арасында «Шәһәр учреждениеләрен һәм предприятиеләрен иң яхшы бизәү» муниципаль конкурсында катнашучыларны бүләкләү булды.

Предприятие һәм оешма биналарының фасадын, янәшәдәге территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен бүләкләнә:

  • 3 урын — «Алабугагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе.
  • 2 урын — «Сетевая компания» «Алабуга электр челтәрләре» акционерлык җәмгыяте.
  • 1 урын — «Прикамнефть» идарәсе.

Учреждениеләрнең бина фасадын һәм аның янындагы территорияне иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен бүләкләнә:

  • 3 урын — «Инженер-технология лицее» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
  • 2 урын — «Адымнар — Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы муниципаль автоном белем бирү учреждениесе.
  • 1 урын — 38нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы.

Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү оешмалары бина фасадын һәм аның тирәсен иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен бүләкләнә:

  • 3 урын — «Blackberry» кунакханәсе (шәхси эшмәкәр Ольга Мыльникова).
  • 2 урын — «Paris» чәчәк салоны (шәхси эшмәкәр Евгения Сафина). 
  • 1 урын — «Диана» кибете (шәхси эшмәкәр Павел Выборнов).

Шәхси йортны Яңа елга иң яхшы бизәгән өчен 1 дәрәҗә диплом белән Шәйхутов Илгиз Миңсәлих улы бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев