Алабугада иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс башлана
11 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Алабугада традицион «Яңа ел Алабугасы» шәһәр конкурсы узачак. Катнашуга эре предприятиеләрдән алып шәхси йорт хуҗаларына кадәр барысы да чакырыла. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.
Алабуга муниципаль районы администрациясе «Яңа ел Алабугасы» конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Конкурс 2025 елның 11 декабреннән 22 декабренә кадәр дәвам итәчәк һәм бөтен шәһәрне колачлаячак.
Конкурста төрле категорияләр: предприятиеләр һәм оешмалар, учреждениеләр, уку йортлары, кибетләр, кафелар, көнкүреш хезмәте күрсәтү пунктлары, шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләр катнаша ала. Фасадларны һәм аның тирәсендәге территорияләрне бәйрәмчә бизәү бәяләнәчәк.
Конкурс номинацияләре:
- Предприятие яки оешманы иң яхшы бизәү.
- Учреждениене иң яхшы бизәү.
- Сәүдә, җәмәгать туклануы яки хезмәт күрсәтү өлкәсе объектын иң яхшы бизәү.
- Шәхси торак йортны иң яхшы бизәү.
Приз фонды:
Төп номинацияләрдә җиңүчеләр 10 000, 7 000 һәм 5 000 сумлык бүләк сертификатлары алачак. Шәхси йорт хуҗалары өчен 7 000 сум күләмендә аерым махсус приз булдырылды.
Конкурсның максаты — шәһәрдә бердәм бәйрәм рухы тудыру, алабугалыларның иҗади инициативасын хуплау һәм Алабуганы Яңа елга әзерләү.
Тулырак мәгълүмат алуһәм заявка бирү өчен телефон: 3-37-37
Адрес: Тынычлык проспекты, 12 нче йорт, 315 нче кабинет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев