Алабугада Интеллект-үзәк стенасында танылган урам рәссамы ясаган мурал пәйда булды
Муралны ул биш көн эчендә ясаган.
Алабуга музей-ядкарьлегендә яңа арт-объект — Интеллект үзәк стенасында рәсем барлыкка килде. Бу турыда музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муралны танылган стрит-арт-рәссам (урам рәссамы), Н. И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган Рөстәм Кубик (QBic) ясаган. Аңа рәсем ясау өчен биш көн кирәк булган.
«Рәсем сюжетында, Рөстәмнең яраткан һәм шуңа күрә аның эшләрендә еш очрый торган популяр «кубик Рубика» башваткычы образы кызыл җеп булып уза. Хәтта рәссамның иҗади псевдонимы да бу уенга үзенчәлекле бер сылтама», — дип хәбәр иттеләр музейда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев