Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү бәйрәменә 5 меңнән артык кеше килгән

Алабугада Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

Шәһәрдә үткән Җиңү көне бәйрәменә 5 меңнән артык алабугалы һәм район кунаклары килде. Сүз уңаеннан, районда истәлекле датага багышланган чаралар алдан ук башланды. Әйтик, бәйрәм алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән 218 азык-төлек җыелмасы тапшырылды, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән 2427 ветеран, тол хатын, тыл хезмәтчәннәре һәм «сугыш чоры балалары» бүләкләр һәм котлаулар алды.

«Районны төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар һәм волонтерлар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, Советлар Союзы Геройларына һәм Россия Федерациясе Геройларына багышланган мемориалларны җыештырдылар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерделәр. Идарәче компанияләр тарафыннан 14 ветеран фатирында ремонт үткәрелде. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннарына медицина ярдәме беренче чиратта күрсәтелә. Комплекслы медицина тикшерүләре тәмамланды, шифаханә-курорт юлламалары бирелде.

25 апрельдән 9 майга кадәр социаль өлкә хезмәткәрләре «Янәшәдә ветеран яши», «Россия флаглары», «Җиңү тәрәзәләре», «Георгий тасмасы», «Хәтер шәме», «Хәтер бакчасы», «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акцияләренә кушылды.

Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итү турында тулырак мәгълүматны «Алабуга нуры» газетасының җомга, 17 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев