Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Җиңү диктанты»н ике мәйданчыкта язачаклар

Диктантны 9нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында язарга ниятлиләр.

3 сентябрьдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Халыкара тарихи диктант булачак. «Җиңү диктанты» дип аталган бу чара безнең шәһәрдә ике мәйданчыкта: 9нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында узачак. 

Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә алачак. Биремнәргә 25 сорау кертелгән. Җавапларның вариантлары биреләчәк. Тест үтәү вакыты — 45 минут. Диктантны онлайн үтеп тә була (диктантпобеды.рф.)

Башлану вакыты: 3 сентябрь, 14.00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев