Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итү программасы

9 майда Алабугада тантаналы чаралар узачак.

10.00 — Хәтер мемориалы янында тантаналы митинг башлана. Митинг вакытында Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәкләр салу булачак.

10.45 — «Молодежный» стадионында бәйрәм парады.

12.30 — «ДОБРОБАТ» махсус хәрби операциясе ветераннары төркеме чыгышы.

13.30 — «Җиңү язы» муниципаль хор музыкасы фестивале җиңүчеләренең гала-концерты.

14.30 — Ә.Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе коллективы чыгышы.

15.30 — «Крылья над Берлином» нәфис фильмы.

17.00 — «Яңа буын» талантлар студиясенең «Җиңү юллары» исемле концерт программасы.

18.00 — 2 нче балалар музыка мәктәбенең эстрада-тынлы оркестры бәйрәм программасы.

19.00 — Үзәкләштерелгән клуб системасының концерт программасы. 

19.20 — Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте бинасы каршындагы мәйданда (Набережная урамы, 7 йорт) «Голоса − Тавышлар» театральләштерелгән перфомансы.

20.00 — Хәтер мемориалы янында «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе (катнашучылар 19.45 сәгатьтә Ленин мәйданында җыела).

«Молодежный» стадионында 20.00 сәгатьтә шәһәр мәдәният сарае иҗат коллективларының «Война. Герои. Память» кичке концерты була.

Бәйрәм 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана.

Көн дәвамында «Молодежный» стадионында предприятие һәм уку йортларыннан инсталляцияләр күргәзмәсе эшләячәк, гуманитар штабларны тәкъдир итәчәкләр, шулай ук солдат боткасы белән сыйлау оештырылачак.

Шишкин буаларында «Россия − Донбас», «Герой әтисе», «Герой әнисе», «Татарстан МХОда», «Бөек Ватан сугышы елларында театрлар» күргәзмәләре булачак.

9.00-18.00 сәгатьләрдә Гассар урамы, 1а адресы буенча Хәтер музее эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев