Алабугада Җиңүчеләр аллеясына нигез салынды
11 июнь көнне Советлар Союзы Герое, Советлар Союзы Маршалы Л.А. Говоров исемендәге 2нче мәктәп ишегалдына укытучылар һәм укучылар, хөрмәтле кунаклар җыелды.
А. Т. Гәрәев исемендәге 2 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Лилия Максимова башкаруында көйләр яңгырады һәм тирән эчтәлекле шигырьләр укылды.
Биредә Россия көне алдыннан Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, әлеге мәктәптә укыган егетләрне искә алу аллеясы ачылды. Җыелганнарны мәгариф идарәсе җитәкчесе Алена Балобанова сәламләде:
— Бу, чыннан да, истәлекле көн, чөнки бүген без бу мәктәпне тәмамлап, тормышта ышанычлы адымнар белән барган, ә авыр вакытта халкыбызны, Ватаныбызны саклауга иңгә-иң торып баскан укучыларны искә алабыз. Биредә Россия тарихына мәңгегә язылган 15 исем бар. Геройларның якыннары, чын батырлар өчен сезгә рәхмәт. Мәктәп директорына һәм педагоглар коллективына зур рәхмәт, чөнки бүгенге вакыйгалар турындагы истәлекне яңа буыннар өчен саклап калу — чыннан да кирәкле эш. Барыгызга да сәламәтлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим.
Мәктәп директоры Сергей Немтырев билгеләп үткәнчә, берничә ел дәвамында аларның коллективы берничә программа буенча эшли:
— Аларның берсе «Укучы. Патриот. Гражданин» дип атала. Анда безнең чыгарылыш сыйныф укучылары да катнашты. Геройларыбызның батырлыклары турындагы сөйләшүләрне без һичшиксез патриотик тәрбия программасына кертәчәкбез. Без бу вакыйгага бик озак бардык. Бу аллеяны төзүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.
Рәсми өлеш азагында проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары җыелганнар декоратив таллар утырттылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Программаның икенче өлеше — сугыш хәрәкәтләре зонасыннан җиңү белән кайтачак геройлар хөрмәтенә алмагачлар аллеясына нигез салу булды. Беренче ике агачны «Победа за нами!» гуманитар штабы җитәкчесе Ксения Сираева һәм МХО катнашучысы Анатолий Томилин утырттылар.
— Бүген шатлыклы да, кайгылы да көн, — диде Ксения. — Шатлыклы, чөнки геройлар безнең хәтердә булганда, алар мәңге яшәячәк, һәм бүгенге вакыйга шуның дәлиле. Ә кайгылы, чөнки бу егетләр безнең тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен корбан итте. Мондый мөһим вакыйгада катнашу минем өчен зур мәртәбә. Безнең өчен сәламәтлеген һәм гомерен биргән һәркемнең алдында баш иябез.
— Мемориаль такталарның берсендә минем туганымның исеме бар, — дип уртаклашты Анатолий Томилин. — МХОда батырларча һәлак булганнарның истәлеген саклап калу идеясе — мөһим һәм кирәкле. Кешеләр истә тотсын һәм горурлансын өчен һәр уку йортында, бәлки һәр ишегалдында шулай эшләргә кирәктер. Алмагачлар аллеясы да бик яхшы башлангыч.
Зәмирә Бәхтиярова:
— Мин үз мәктәбем һәм аның укучылары белән горурланам, чөнки алар илебез тарихына, киләчәк җиңүебезгә зур өлеш керттеләр. Һәм мин монда укуым белән бәхетле. Һәрвакыт геройларыбызны искә алачакмын.
Булат Хаҗиев:
— Мин акциядә катнашуыма шат, һәм үз вакытында шундый геройлар укыган мәктәптә белем алуым белән горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев